Ышанмыйм
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_itytytty.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="140" height="151" align="Right"]bez_itytytty.jpg (23.75 Kb)[/img][b]Ышанмыйм мин сиңа![/b]
Кичә Айваз белән шәһәр буйлап сәяхәткә чыгарга сөйләшкән идек. Дөресрәге, ул чакырды: «Казанның үзендә яшәп, кайда нәрсә барын да күргәнебез юк», — диде. Иртәнге сәгать унда автобус тукталышында очрашырга килештек. Мин йоклап калганмын.Кесә телефоным әллә ничә тапкыр шалтыраган, ишетмәгәнмен. Айваз өйгә килеп, кыңгырау төймәсенә басып карадым, ди, анысына да җавап бирмәгәнмен. Икенче көнне очрашкач, үпкәләмәкче була: «Бөтен планымны җимердең, бармыйм дип алдан ук әйткән булсаң...» ди. Харап булган икән...
Айвазның борын салындырып йөрүе озакка бармый, мин аңа күнеккән инде. Әнә, беркөн кичтән тагын кереп җиткән: «Авылга әбиләргә кайтып килмәкче булам, минем белән барасыңмы, бергә-бергә күңеллерәк булыр», — ди. «Ярар», — дигән идем диюен, иртәгесен әни авызымны да ачтырмады: «Ниткән авыл ул, йөрисе юк аяк ите ашап», — диде. Үзем дә әлләни ашкынып тормый идем әле, икенче ягыма борылдым да яттым. Бер-ике көннән әйләнеп кайткан Айваз. Урамда очрашканда миңа кырын-кырын карап узды, алай артыгын дәшмәде.
Берничә көннән телефоннан шалтыратты: «Кытай циркы килгән, мин ике билет эләктердем, барабызмы?» — дип сорый. Бармыйммы соң! Былтыр да керә алмый калган идем. Ярты сәгатькә алданрак кил, дигән иде Айваз, бер сәгатькә үк алдан килеп бастым. Көтәм-көтәм, юк бу. Инде ишек төбендәге бар халык бина эченә кереп бетте, ә Айваз һаман юк...
Икенче көнне иртүк атылып кердем Айвазлар өенә. Ишетмәгәнен ишетсен әле, юньсез. Алдакчы, шундый кешегә ышанырга буламы?!
Ул исә берни булмагандай тик көлеп басып тора. Әле җитмәсә: «Ник, килгән идеңмени син? — дип үчекли. — Мин алдан ук ышанмадым, вәгъдәңдә торганың юк бит синең. Тоттым да синең урынга билет сорап торучы бер әбине алып кердем», — ди.
Менә шуннан соң ышан инде син моңа! Мин аны чын-чынлап дуска санап йөрим бит әле!
Миләүшә ГАЛЛӘМОВА.