парад
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/45vbjj.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="225" height="149" align="Left"]45vbjj.jpg (37.52 Kb)[/img][b]Кыш бабайлар парады[/b]
Әкиятләрдә иң кызыклы маҗаралар сәгать телләре нәкъ уникегә җиткәч башлана бит. Ул көнне дә шулай булды. Тик төнге түгел, ә көндезге уникедә Казанның Бауман урамы, җирдә бер бөртек кар булмаса да, Кыш бабайлар һәм халык әкиятләре каһарманнары белән тулды. Кемнәр генә юк иде анда: Бөек Устюгтан оныгы Снегурочканы иярткән Россия Дед Морозы, Белоруссия Кыш бабае, Карелиядән — Пакайне, Ямало-ненец автономияле округыннан — Ямал Ири, Костромадан Снегурочка, Казанда эреп юкка чыгам дип куркып тормаган, берүзе генә килгән, Кировтан — Вятка Кикиморасы, Дондагы Ростовтан — Алеша Попович, Ярослав өлкәсеннән — Берендей патша...
Кунаклар барысы да Казан Кремленә юнәлде. Юлда аларны Казан малайлары һәм кызлары, аларның әти-әниләре озата барды. Кремльдә Кыш бабайларның элемтә бүлеген ачу тантанасы булды. Хөрмәтле укучыларыбыз, Яңа елга Кыш бабай белән Кар кызыннан бүләк алырга теләсәгез, сәлам хатларыгызны яза башласагыз да була...