Шәвәличә
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/fgfgfq.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="114" height="198" align="Right"]fgfgfq.jpg (19.83 Kb)[/img][b]Шәүкәт ГАЛИЕВнең тууына — 85 ел[/b]
Помидор — Шәвәличә...
Помидор үзе — яшелчә,
Ә кояшта кызынса,
Ул инде яшелчә түгел,
Аннары ул — кызылча!
Әкрен
посылка
Абый, миңа бүләк итеп,
Машина салам, диде.
Тик бүләген бигрәк озак
Көтәргә туры килде...
Икенче юлы син миңа,
Абый, самолет җибәр —
Машина кебек булмас ул,
Тиз очып килеп җитәр!
Ялгышкач...
Булды инде... Үкенәм бит...
Офтанганны белмиләр —
Ялгыш кына ялгышасың,
Чынлап торып әрлиләр!..
Биш исемле
бер маэмай
мин...
... Бер урамда күреп, мине
«Шарик», диләр,
Әйдә, киттек, бергә уйнап
Карыйк, диләр.
Бирге якта «Сарбай» диеп
Шатланалар.
Теге якта «Пират» диеп
Атланалар...
«Дүрткүз» диләр күрше урам
Малайлары,
«Димка», диләр, әгәр китсәң
Аннан ары.
Кайсылары баштан сыйпап
Киткәлиләр,
Сыйпар диеп көткәннәре
Типкәлиләр...
Дәшүче күп, сирәкләре
Ашаталар,
Сөяк сузып, ымсындырып...
Таш аталар...
... Урам саен йөрим исем
Алыштырып,
Бик яраткан дустым китте
Адаштырып...
Иң матур бер урамда ул
Яшәр иде,
Чын исмемне әйтеп миңа
Дәшәр иде...
Кайсы нишли?
Шундый куркып кергән малай,
Юньләп сүзен әйтә алмый:
— Бабай, мине куалар, — ди, —
— Каз... сөзә, кәҗә... талый!
— Ә син ипләп кенә атла,
Качмасаң, алар туктый.
— Юк, урамга чыкмыйм бүтән —
Әтәч... тибә, сарык... чукый!
— Синең кебек малай, әнә,
Бер генә дә өркеп тормый!
— Өрекмәссең, күрдең исә,
Мәче... таптый, сыер... тырный!
... Ә каз, әтәч мактый үзен:
«Безне узды — юртак!» — диләр.
Сыер, сарык хуплап тора:
«Менә дигән куркак!» — диләр...
Баганада — белдерү
Игълан беркетәм, диепме,
Берәрсе ялгыштырган,
Язылмаган ак кәгазьне
Нигә дип ябыштырган?
Чү, хәтерлим, сүзләре дә
Бар иде яңалата.
Монда кар да сылана шул,
Яңгыры да чылата.
Белдерүне укыр кеше,
Ахры, озак көттергән.
Көн дә карый торгач, аны
Кояш укып бетергән...
Балыклар ник дәшми?
Балыкчы ник дәшми,
Утыра тын калып?
Качар да китәр, ди,
Ишетер, ди, балык...
Ә балык ник дәшми,
Йөзә гел су кабып?
Балыкчы тотар, ди,
Тавыштан тиз танып.
Шып-шыпырт йөреп, ул,
Менә, җим тапты ла!
Суалчан капты ла,
Үзе дә капты ла...
Сер бирмәс горурмы,
«Җибәр!» — дип эндәшми?
Онытып торам ла,
Балык бит сөйләшми...
Тозлы кыяр
— Кыяр тозладым,
Авыз ит әле,
Ничегрәк булган,
Дустым, әйт әле?
Шәвәли мактый:
— Зыянлы түгел.
Шыр тоз, әмма дә
Кыярлы түгел!
Корулы
мылтык
кулда...
Уенчык мылтык өр-яңа,
Кулга ипле ятып тора,
Миңа кала төбәү генә —
Ул үзе үк атып тора!
Алып кайтып биргәчтен дә
Дәү әтигә төбәдем мин,
Чынлап түгел, уйнап кына
Куркытырга теләдем мин.
«Төбәмиләр кешегә!» — дип,
Әби кулны читкә какты.
Карамыйча гына, күккә
Атыйм, дисәм мин шулчакны...
— Самолетка тимәсен! — дип,
Хафаланып, әни тыйды.
— Кошлар бала очыра, дип,
Апаем да өстәп куйды.
Рәхәтләнеп атармын, дип,
Төшкән идем су буена —
Каз-үрдәкләр йөзеп йөри,
Иптәшләрем су коена.
Җиргә атыйм, дисәм, анда
Атар җир дә юк, ләбаса —
Үзе белән уйныйдыр, дип,
Маэмай алга килеп баса...
...Корулы мылтык бар кулда,
Беркая да әмма атмыйм.
Җир, су, һава, кешеләрне
Чик сакчысы кебек саклыйм!
Көзге урманда
Урман яктыра,
Урман ачыла,
Аяк астында
Яфрак кыштырдый,
Яфрак чыштырдый,
Яфрак пышылдый:
«Җәем, хуш инде,
Урман буш инде,
Көзләр шушы инде,
Килер кыш инде...»
Ышанмасаң...
Чебен без-без оча гына,
Канатын ул секундына
Өч йөз утыз тапкыр кага.
Әлбәттә, ул санап какмый,
Әмма нәкъ шул тикле кага.
Чебен-черки очса да тиз,
Карлыгач шул бигрәк җитез!
Ишеткәнең бардыр, бәлки:
Бер карлыгач тота җәен
Бер миллион чебен-черки!
Гади карандаш кулыңда,
Беләмсең аның турында?
Шуның белән була сызып
Илле чакрымлы сызык!
Яки кырык биш мең сүзне
Була матур итеп язып!
Ышанмасаң, сынап кара,
Шушыларны санап кара!
Чикмәнле табышмак
Күрдем аның кайнар суда
Ничек газап чиккәнен —
Кулны пешерсәм пешердем,
Салдырдым бит чикмәнен!
Чиялектә
елан бар...
— Чиялектә елан бар —
Якын килгән ялгышыр,
Үрелгәнгә хәвеф бар,
Кулларына ябышыр!
Агай, безне кайгыртып,
Әйтеп тора гел генә...
Димәк, чия өлгерә!
Кисәтүе көлдерә:
Чиялектә ни булсын,
Чиялектә — чияләр,
Авызыңа үрелеп,
Иренеңә тияләр...
Юл орынып үтә шул,
Чия пешкәч, урам тар...
Ә сез читләп үтегез —
Чиялектә елан бар!..