Дус
[b]Дус булыйк![/b]
Борын-борын заманда
Урманнарда, кырларда
Яшәгән, ди, керпеләр,
Бүреләр һәм төлкеләр.
Барысы бик дус булган,
Һәммәсе изге уйда.
Хәтта һәр ел аланда
Узган, ди, Сабантуй да.
Бүреләр, ди, көрәшә,
Куян бүләк өләшә.
Ә керпеләр узыша
Тәгәрәшеп чирәмдә.
Аюлар колга башына
Чират тора менәргә.
Менә шушы җәнлекләрдәй
Һәрчак дус булыйк әле.
Беркайчан да әрләшмичә,
Гел тату торыйк әле.
Яран гөл
Яңгыр кага тәрәзәмә,
Ә урамда караңгы.
Моңсуланып карап тора
Шул яңгырга яран гөл.
Тамчылар гына шыбырдый,
Ә урам тып-тын инде.
Кояшка омтыла гөлем,
Ләкин кояш юк инде.
Кояшлы булган урамны
Көзге моңсулык били.
Минем караңгы бүлмәне
Кызыл яран гөл бизи.
Зөлфия ИБЛӘМИНЕВА.
Буа, Черки-Кильдураз.
Азнакай, Сарлы мәктәбе
укучылары иҗаты
Кара песи
Борын-борын заманда,
Син һәм мин булмаганда,
Көннәрдән, ди, беркөнне
Кара песи туган, ди.
Кара булганга төсе,
Ул песи бик елаган,
Ашамаган, сөт эчмәгән,
Төс тә, көч тә җыймаган.
Мәктәптә дә укымаган,
Дуслары да булмаган.
Кара песи янында
Беркем озак тормаган.
Әтисе белән әнисе
Аны бик яраткан, ди,
Кара булганга төсе,
Һәрвакыт юаткан, ди.
Тәртипсез булган, җитмәсә,
Беркемне тыңламаган.
Энеләре белән бергә
Урамда уйнамаган.
«Балам, матур бул», — диеп,
Әйткән аңа әнисе.
«Син, улым, батыр бул», — диеп,
Киңәш биргән әтисе.
Кара песи уйга калган,
Каршы бер сүз дәшмәгән.
Шуннан бирле һәрвакытта
Гел яхшылык эшләгән.
Дуслары килгән янына,
Алар бик үкенгәннәр.
«Бүтән читкә какмабыз», — дип,
Гафу да үтенгәннәр.
Шушы көннән башлап, алар
Бергәләп уйныйлар, ди.
Йөгерәләр, куышалар –
Уйнап һич туймыйлар, ди.
Алсу ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА.
Кунакка
барам
Әбием шундый матур,
Чәчләре чал, ак төстә.
Яшә, әби, авырмыйча,
Тагын әле күп дистә.
Әбиемә кунакка дип,
Барам мин атна саен,
Әбием дә мине сыйлый,
Кызганмый каймак-маен.
Булат ӘХМӘТОВ.
Безнең
гаилә
Мин яшимен Сарлыда,
Ямьле Ыкның буенда.
Мин яшимен рәхәтләнеп
Әти-әни куенында.
Минем абыем да бар,
Исеме аның — Динар.
Хәзер ул хезмәт итә,
Тиздән кайтып та җитә.
Үзем булам Камилә.
Әниләргә бер генә.
Укып йөрим мәктәптә
«4»ле, «5»легә генә.
Камилә ИСЛАМОВА.
Укытучыма
Укытучым,
Сез дөньяда фәрештәләргә тиң,
Язгы чәчәкләрдәй балкыйсыз
Укытучым, сез бит безне
Салкын, ялкыннардан саклыйсыз.
Укытучы апа,
Күңелебездә йолдыз сүнсә,
Һәрчак безгә терәк сез.
Аңыбызны яктыртырга
Безгә һәрчак кирәк сез.
Ландыш ӘХМӘТГАЛИЕВА.
Безнең әти
Безнең әти бик уңган,
Бар эшкә дә бик булган.
Һәрнәрсәдә ул үрнәк,
Андый әтиләр сирәк.
Мактыйлар аны эштә,
Яратабыз без өйдә.
Торабыз аны сөеп:
« Син — бәхетебез!», — диеп.
Әтинең кулы алтын,
Ярата ул үз халкын.
Бар эштә безгә терәк,
Әти безгә бик кирәк.
Эльвина ЗӘКИЕВА.