Рәссам
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_imenifgfgf.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="248" height="144" align="Left"]bez_imenifgfgf.jpg (41.48 Kb)[/img][b]Рәссам ни әйтергә теләгән?[/b]
Бу уку елыннан Казанның 11нче балалар сәнгать мәктәбендә рәсем дәресләрен Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы Рәшит Гаимов укыта. Биредә балалар портрет, натюрморт, пейзаж ясарга өйрәнәләр. Пумала һәм төсле буяулар белән төрле могҗизалы рәсемнәр иҗат итәләр. Аларның иҗат җимешләре белән танышканда: «Бу рәсемдә рәссам ни әйтергә теләде икән?» — дип кызыксынып йөрдем.Яшь рәссам Николь Лучкина: «Укытучыбыз Рәшит Хәмитович сынлы сәнгатьнең төп элементлары — фантазия һәм пумала белән эшләү, дип өйрәтте. Ул безгә пөхтә булырга, төсләрне сайлаганда озак итеп уйларга, ашыкмаска куша», — диде. Безнең сөйләшүгә Оксана Полищук та кушыла: «Башта рәсемнең контурын сызабыз, аннары гына төрле төсләргә буяп куябыз. Картина героеның образын иҗат иткәндә бик игътибарлы булырга кирәк», — ди булачак рәссам.
Дәрестә — иҗат атмосферасы, һәркем, бөтен дөньясын онытып, үз эшенә чумган. Кем белә, бәлки, киләчәктә сынлы сәнгать бу укучыларның гомерлеккә сайлаган һөнәре булып китәр...