САБАК
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/vjfcfff.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="231" height="127" align="Right"]vjfcfff.jpg (26.83 Kb)[/img][b]САБАК[/b]
Мин 1нче сыйныфны тәмамлаган елны без яңа өйгә күчтек. Йортыбыз тау каршында. Капкадан чыгу белән чирәм башлана, урам иркен. Машина юлы да шактый читтә. Әни: «Балаларга уйнарга бик әйбәт булды әле», — дип шатлана. Тик мин генә чирәмдә, тауда уйнарга теләмәдем. Велосипедта йөрергә асфальт юл бир син миңа.
Бер эзләп керде әни мине олы юлдан, яхшылап аңлатты машина юлында велосипедта йөрергә ярамаганын. Икенче көнне бу хәл тагын кабатланды. Ә өченче көн турында әни эштән кайткан әтигә болай сөйләде: «Карасам, юлдан велосипедын этеп кайтып килә бу. Йөрәгем «жу» итеп куйды — нәрсәдер булган! Шулай да сер бирмәскә тырышам: үз аягында кайта бала, канаган, сыдырылган җире күренми кебек, хәтта еламый да, велосипед та ватылмаган... Тик ап-ак яңагында биш бармак эзе кып-кызыл булып уелып калган».
Ә вакыйга болай булды. Мин олы юлда велосипедта уйнап йөргәндә, ничектер, үзем дә белмим, машина астына эләгә яздым. Машина чыелдап килеп туктады, шофер сикереп төште дә яңагыма шундый итеп сукты һәм, бер сүз дә әйтмичә, машинасына утырып китеп тә барды.
Бу хәлдән мин үземә бик зур сабак алдым. Бүтән юл кагыйдәләрен бозмадым. Ә биш бармак эзе әле атна буе кызышып, күгәреп, бу вакыйганы искә төшереп торды.
Сәйдәш ҖИҺАНГИРОВ,
9нчы сыйныф. Лениногорск, Кирлегәч.
Рамил ХӘБИБУЛЛИН рәсеме. Казан, 291нче балалар бакчасы.