конкурс
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/fgfhfyq.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="251" height="152" align="Right"]fgfhfyq.jpg (42.92 Kb)[/img][b]Уйный белеп уйнагач...[/b]
Әгәр дә белеп, күңел биреп, бар талантыңны кушып уйнасаң, уен да күп кенә дан-дәрәҗә китерә икән. Балалар һәм курчак театрларының «Иделкәем» III Республика конкурсында катнашучылар моның шулай икәнен яхшы белә. Шуңа да конкурста катнашучы 1025 яшь артист башта район, аннары зона ярышларында 63 спектакль уйнап, 1500дән артык тамашачы алкышын ишетеп, җиңүдән рухланып, талантларын күрсәтергә Казанга килгәннәр иде. Башкаланың Сәет Галиев исемендәге Мәдәният сарае һәм «Әкият» дәүләт курчак те¬атры сәхнәсендә Арча, Актаныш, Азнакай, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай, Теләче, Чистай районнары һәм Казан шәһәре балалар театр коллективлары чын артистлардан бер дә ким уйнамады. Шуңа да алар үз репертуарларына Галиәскар Камал, Кәрим Тинчурин, Абдулла Алиш, Туфан Миңнуллин, Фәнис Яруллин кебек классикларның әсәрләрен алырга да курыкмаганнар.
«Иделкәем» III Республика конкурсының театрлар арасында җиңүчесе дип, мәртәбәле жюри Казан шәһәре Совет районы «Чулпан» студиясен (режиссеры Фернат Насыйбуллин) атады, Тукай районының Алсу Җаббарова җитәкләгән «Битлек» студиясенә курчак театрлары коллективлары арасында тиңнәр булмады.
Ә төп җиңүче, билгеле инде, театр сәнгате үзе булды. Конкурс барышында күпме талантлы яшь дуслары, ихтирамлы тамашачысы артты бит аның