Яңа елга – яңа журнал!
[b]Кадерле укучыларыбыз! Яңа форматта басылган «Сабантуй» мәйданына рәхим итегез! [/b]“Сабантуй” журналының беренче саны дөнья күрде. «Сабантуй» журналы айга ике мәртәбә чыгачак.
Бу елның 10 октябрендә безнең «Сабантуй» (элеккеге «Яшь ленинчы») газетасы чыга башлауга төп-төгәл 90 ел тула. Шушы чор эчендә яшәгән татар балаларының чын-чынлап тере тарихы булды ул. Әби-бабаларыбыз да укыган аны, әти-әниләребез дә, абый-апаларыбыз да... Безнең үзебезнең дә бүгенге көнгә кадәр «Сабантуй»дан аерыла алганыбыз юк.
Әмма замана үзгәрә, аның белән без үзебез дә үзгәрәбез. Матбугат басмалары да үзгәреш кичерә — 2014 ел башыннан «Сабантуй» газетасы журнал булып чыга башлады. Чөнки без яшь буынның заманча, алдынгы карашлы булуын телибез. Димәк, алга таба сез кулыгызга затлы, сыйфатлы, мавыктыргыч эчтәлекле журнал алачаксыз. «Сабантуй» журналы битләрендә сез яраткан шөгыльләрегез, хыялларыгыз, уй-фикерләрегез белән уртаклаша алачаксыз. Туган телебездә язылган матур-матур шигырьләр, могҗизалы хикәяләр, рәсемле әкиятләр, сканвордлар, комикслар, көлдергәчләр һәм башка бик күп нәрсәләр белән таныша алырсыз.
Индексы — 54124.
Ярты елга язылу бәясе — 240 сум.