Табигатьтә — көз!
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/wercvh1.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="249" height="170" align="Left"]wercvh1.jpg (49.53 Kb)[/img][b]
Агачларда — алтын төс
[/b]
Көз килә! Көз килә!
Кояш та сирәк көлә,
Урмандагы агачлар
Алтынсу төскә керә.
Әбиләр чуагы җитә,
Җылы, рәхәт көннәр дә,
Пәрәвезләр бер-бер артлы
Очалар түтәлләрдә.
Чәчәкләр дә шиңә инде
Суык, юеш көзләрдә.
Ләкин без моңсуланмыйбыз,
Шуны телим сезгә дә.
Фәйрүзә ШӘРИПОВА,
4нче сыйныф.
Балтач,
Борбаш Сәрдегәне.
Яратам
Җәйләр бик тиз үтеп китте,
Алтын көзләр дә җитте.
Сары яфраклар коела,
Кошлар сәфәргә җыена.
Көзнең беренче көннәре...
Җанга моңсулык җыела.
Моңсу булса да, көз ае
Уңыш, муллык ае бит ул.
Бик яратам көз фасылын,
Мин дөньяга килгән ай бит ул.
Алмаз БАҺАВИЕВ.
Казан шәһәре.
Кошлар
китә...
Җылы җәй үтте инде,
Җиргә алтын көз иңде.
Кояш саран җылыта,
Яңгыр яуса, суыта.
Кошлар китә көньякка,
Ял итәргә курортка.
Кыр өстеннән очалар.
Язын кайтыр ич алар...
Ландыш ДӘҮЛӘТШИНА,
5нче сыйныф.
Буа, Яңа Тинчәле.
Кышка әзерләнәләр
Көзге көндә яңгыр ява,
Җилләр үзәккә үтә.
Җәнлекләр кышка җыена,
Кошлар көньякка китә.
Керпе, әнә, оясына
Тәмле гөмбәләр ташый.
Матур тиен куышына
Чикләвек җыя башлый.
Көз артыннан кыш килгәнне
Яхшы белә кешеләр.
Хайваннарга ризык биреп,
Зур игелек эшлиләр.
Минтимер НӘҖИПОВ.
Яшел Үзән, Обсерватория
мәктәбенең «Туган тел»
түгәрәге әгъзасы.
Шамилә ВАФИНА рәсеме.
Казан 111нче мәктәп.