ҮЧ
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bezhjrudmn.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="192" height="202" align="Right"]bezhjrudmn.jpg (39.32 Kb)[/img]
Ник чыкты соң ул шул «Яшьлек» кафесы алдына, урау булса да, ник башка юлдан китмәде? Юкса, әнисе көн дә кисәтми калмый, «ул тирәгә якын бара күрмә, җыен эчкече шунда җыелып ята», ди. Тизрәк кайтырга кирәк иде шул, телевизордан көтеп алган сериалын карарга ашыгуы иде. Хахылдап көлә-көлә, ике сәрхүшнең каршысына килеп чыгуын сизми дә калды. Адымын кызулаткан иде, берсе лапо-лопы чабып килеп, чалып та екты.Кузгалырга да, авыз ачып сүз әйтергә дә ирек бирмәделәр. Әнисе әле узган атнада гына алып биргән өр-яңа джинсларын салдырып алып, өстенә ике Идрис кереп утырырлык пычрак чалбар аттылар да китеп бардылар.
Әнисенә эштән кайтырга иртә иде әле, идән уртасына сузылып ятып, рәхәтләнеп үкседе Идрис. Теге адәмнәргә рәнҗеп тә, үзен жәлләп тә елады. Улын ялгызы үстерүче әнисенә дә никтер ачуы килде. Мәктәпкә әтиләренең машиналарында килүче классташларына үчегеп тә елады.
...Быелгы җәйдә озын булып үсеп китте малай. Юкса, ундүрте генә тулды бит әле. «Идән астында үскән бәрәңге сабагы кебек», — дип шаярта әнисе. «Мускулларыңа бераз ит тә кунса...», — дип офтана. Кайда кундырасың инде ул итне, башкаларныкы кебек дачалары да, авылда көтеп торучы әби-бабайлары да юк бит аның. Тегендә-монда йөртүче әтисе дә юк. Шул буыннарының сыек булуы, җитмәсә, калын пыялалы күзлек киеп йөрүе аркасындадыр, классташлары да «ботаник» дип үрти үзен. Әй, анысына әлләни исе китми лә аның. Шаярталар гына бит алар. Өй эшен күчерәселәре булса, әнә, нинди матур итеп исеме белән дәшәләр. Яхшы укуын һич тә дәрәҗәгә санамый Идрис. Шулай да рәхәт инде, ул яктан әнисенә бер борчу да китергәне юк.
Дөрес анысы, кайберәүләргә бик рәнҗегән чаклары була. Аларны йөрәгенә якын алмаска тырыша — әнисе шулай өйрәтә. «Андыйлардан читтәрәк йөр, ачуың килгәнне күреп, куанмасыннар», — ди.
Бүгенге җан әрнеткеч вакыйга исә малайның бөтен күңелен айкап ташлады. Шул адәм актыкларына тиешле җавап кайтара алмавы өчен үзен-үзе битәрләде. Күңелендә үч алу теләге кайнады, бу уйның тормышка ашардай нәрсә түгел икәнен аңларга теләмәде, төн буе шул хакта уйлап ятты. Үзен бу кадәр дә мескен итеп сизгәне юк иде әле аның.
Икенче көнне Идрис укырга бармады. Әнисенә «мәктәпкә киттем» диде дә, каршы урамда яшәүче дәү абыйларына юнәлде. Дәү абыйсы — әнисенең энесе, көрәшче, Сабантуй батыры. Төне буе борсаланып ята торгач, Идриснең башында бер уй бөреләнгән иде.
Дәү абыйсы аны гадәттәгечә колачын җәеп каршы алды. Аның бүген ял көне икәнен белеп килде малай, әнисе белән бүлешә алмаган серләрен түкми-чәчми аңа сөйләргә дип килде. Энекәшенең йомышын аңлагач, абыйсының да күңеле күтәрелеп киткәндәй булды: «Күптән әйтә киләм бит мин сиңа, спорт белән шөгыльләнергә кирәк дип, вакыт инде үзеңне якларга өйрәнергә», — диде.
...Башта бик авыр булды Идрискә. Мәктәптән кайта да, өс-башын алыштырып, абыйларына чаба. Бокс перчаткаларын да, түшәмгә эленгән «груша»ны да күралмас хәлгә җитте. Андый чакта абыйсы оялта, хурлый башлый, аннары Идриснең «мин»е өскә калка, каршысында теге хәшәрәт сәрхүшләрне күргәндәй була, илерә-илерә кабат «груша»ны кыйный башлый...
Малайның дәү абыйсы — чын боксчы, бөтен кагыйдәләрне белеп өйрәтә. «Беркайчан да бу алымнарны тиешсезгә кулланма, үзеңне яклау өчен генә кирәк ул», — ди. Идрис, килешеп, башын чайкый, ә үзенең эчендәге үч тойгысы көчәйгәннән-көчәя бара...
Бер көнне абыйларында озаграк юанды, кайтыр юлга чыкканда кичке эңгер төшкән иде инде. Юри туры юлдан китте — теге кафе каршыннан узарга булды. Аның инде кулы кычыта, ни булса, шул дип, тизрәк үзен сынап карыйсы килә башлаган иде. Кафе болдырында ике сәрхүшнең кычкырып бәхәсләшүен ишетеп, адымын акрынайтты, аннары ботинка бавын бәйләгән булып, чүгәләп утырды. «Әй, пацан! Кил әле бире!» — дип акырды берсе. Идрис дәшмәде. «Йөзлегең бармы? Булмаса...» — дип, икенчесе якын килә башлагач, малайның нәфрәте эченә сыймас хәлгә җитте, ачуы бугазына килде. Болар теге вакытта аның чалбарын салдырып алып киткән бәндәләрме, түгелме — аның өчен аларның бөтенесе дә бер кебек иде. Каршысына килеп басуы булды, малай кисәк хәрәкәт ясады да, бер селтәнү белән тегене әйләндереп егып та салды. Иптәшенә ярдәмгә йөгереп килеп җиткәне ныграк иде, күрәсең, анысы аягында басып кала алды. Идрискә сукмакчы да булды, әмма малай аны кеше итеп түгел, «груша» итеп күрә иде инде, үзен-үзе белештерми, бәргәләде дә бәргәләде. Кафе ишегеннән, өелешеп, башка сәрхүшләр карап торганын да сизмәде ул, ник боларына ярдәмгә килмиләр икән, дип тә аптырамады. Аннары кисәк кенә җиргә лапылдап утырды да, тынып калды. Теге икәүнең көчкә аякларына торып басып, «куып килмиме» дигәндәй, артларына борылып карый-карый качып китеп баруын дәшми генә карап торды. Күңелендә бушлык — бернинди горурлык та, сөенеч тә юк иде...
...Иртән Идрис икенче кеше булып уянды. Биографиясенә татлы мизгелләр булып кереп каласы көн үзен акламады. Үч алуның бернинди рәхәтен тоймады гына түгел, хәтта күңелендә үзенә карата нәфрәт бөреләнеп килгәнен тойды. Кулларын йөзенә якын китереп, аларга гаҗәпләнеп карап торды. Гүя, ул теге сәрхүшләрдән түгел, үзеннән-үзе үч алды...
Ләлә ГЫЙМАДИЕВА