мәктәп
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/re441jx.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="171" height="209" align="Left"]re441jx.jpg (37.73 Kb)[/img][b]Тарихлы мәктәп[/b]
Лаеш районы Сокура мәктәбенең тарихы бик бай. Аның барлыкка килүе 1892 елларга барып тоташа. Башта ул Земская школа буларак ачыла. Анда бай дворян балалары да, хәлле крестьян сабыйлары да, ярлы-ябага мескеннәр дә белем ала. Аларны анда биш фәнгә өйрәтәләр: тел гыйлеме, әдәп-әхлак фәлсәфәсе, математика, дин тарихы һәм изге язу (Божье писание)...
1958 елда сигезьеллык булып ачылган уку йорты, 1990 елда урта мәктәпкә әйләнгән һәм биредә 200дән артык малай һәм кыз белем алган. Бүгенге ике катлы яңа бина, 100 укучыны бәхетле итеп, 2003 елны гына ишекләрен ача.
Бу уку елында мәктәптә районның балалар сәнгате мәктәбе эшли башлады. Укучылар вокал, баян, гитара түгәрәкләренә һәм дзюдо секциясенә бик теләп йөриләр.