Мифлар һәм легендалар
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/rtr1278h.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="215" height="117" align="Right"]rtr1278h.jpg (34.75 Kb)[/img][b]Местер Стуруорм[/b]
(Борынгы шотланд легендаларыннан)
Местер Стуруорм — дөньядагы иң зур, иң куәтле диңгез еланы, диелә легендаларда. Имеш, бүген исән булса, аның башы — Шотландиядә, койрыгы Исландиягә кадәр җитәр иде.
Бервакыт аны ерактан балыкчылар күреп ала. Местер Стуруорм ярга якынлашып, авызын ачып иснәнә башлый. Янәсе, ашатмасагыз, бөтен тереклекне кабып йотам! Кешеләр еланның сулышы да агулы икәнне белә: башын күтәреп, ярга таба өрсә, чәчәк атып утырган җирләр чүлгә әйләнәчәк.
Бу хәбәрне ишеткәч, һәм¬мәсенең коты алына. Король, киңәшчеләрен һәм якыннарын җыеп, бу куркыныч еланнан котылу юлларын уйлап табарга боера. Өч көн һәм өч төн киңәшләшәләр, төрле акыллы фикерләр әй¬тәләр, әмма еланны куып җибәрү әмәлен таба алмыйлар. Шотландия сугышчылары да Местер Стуруормга каршы чыгарга кыймый.
Король илчеләрен күрше илләргә җибәрә, еланны куып җибәрә алган баһадирга патшалыгын һәм кызын бирәчәген хәбәр итәргә куша.
Тиздән чит илләрдә ко¬рольнең әмере билгеле була. Яшь батырлар, Местер Стуруормны җиңәргә хыялланып, юлга әзерләнә башлый. Ни¬һаять, вәгъдә иткән бүләк¬кә өметләнеп, король сараена утыз алты данлыклы сугышчы җыела. Король аларны яр буенда авызын ачып яткан еланны карарга җибә¬рә. Аны күр¬гәч, баһадир¬ларның уникесе авыруга сабыша, тагын уникесе куркуларыннан алла¬рына-артларына карамыйча качып китә. Король сараена калган унике сугышчы гына әйләнеп кайта. Алар да инде нинди эшкә алынуларын аңлый, кыюлыкларын югал¬талар.
Болар нишләргә белми уйланып ятканда, бу эшкә Ассипатл исемле гади бер фермер малае алына. Ул чуенга пыскып торган торф тутыра да, көймәгә утырып, диңгезгә чыга, акрын гына еланга якынлаша. Елан, азык көтеп, авызын ачып-ябып тора. Авызын ачканда аңа су кереп тула һәм саңаклары аша кире диңгезгә агып төшә. Егет еланның нәкъ авызына таба йөзә һәм көй¬мәсе-ние белән бергә аның бугазы аша карынына кереп китә. Анда пыскып торган чуенын ыргытуы була, елан¬ның карынына ут каба, аны көзән җыера башлый һәм ул авыртудан пошкырып җи¬бәрә. Егет утырган көймә еланның карыныннан очып чыга. Елан бәргәләнә, телен чыгарып, бөтен көченә җиргә суга. Ул урында җир ярыла һәм шундук диңгез суы белән тула. Хәзер ул урында — Данияне Швециядән һәм Нор¬вегиядән аерып торучы кәкре диңгез бугазы. Ул вакытта Местер Стуруормның бер¬ничә теше дә төшә. Алар диңгездә батмый, утрауларга әвереләләр. Бүген алар¬ның бер өлеше — Оркней, башкалары Шотланд утраулары дип аталалар.
Диңгез еланы йомгак булып бөтерелә дә үлә. Ул «йом¬гак»ны хәзер Исландия дип атыйлар. Исландия астында әле һаман да ут яна, дип сөй¬лиләр. Имеш, ул ут Ассипатл ыргыткан чуеннан кабынганнан сүнмәгән. Шуңа күрә бу салкын илдә кайбер таулар әле дә ут чыгарып тора, ди.
Ассипатл исән-сау кала. Король аның янына килеп, егетне кочаклый, үбә һәм үзенең улы дип игълан итә. Мантиясен салып, аңа киертә, затлы кылычын биленә тага. Кызын чакыртып китерә дә:
— Бүгенге көннән син бу батырның хатыны булачаксың! — ди. — Вакыты җиткәч, мин аңа үземнең патшалыгымны да калдырачакмын!
Алмаз МӨХӘММӘДИЕВ
Мифлар һәм легендалар