Иң гүзәл кеше
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_124po3.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="238" height="180" align="Right"]bez_124po3.jpg (38.67 Kb)[/img][b]Сез иң гүзәл кеше икәнсез![/b]
Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр — укытучы хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше — укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең җанын телем-телем кисәкләргә телеп балаларга өләшәУкытучы биргән белем безгә, кошларга канат ничек кирәк булса, шулай кирәк. Укытучы — иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таный.
Без — 4 сыйныф укучылары һәм ата –аналар хөрмәтле [b]Әлфинур Әхтәм кызын (рәсемдә)[/b] чын күңелдән укытучылар көне белән тәбрик итәбез. Әлфинур апа! Сезгә булган рәхмәтебезне, күңелдәге теләкләрне бер сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел. Сезнең кебек сабыр, киң күңелле, ачык йөзле, миһербанлы укытучылар күп түгелдер. Бик зур рәхмәт Сезгә, кадерле укытучыбыз!
Алабуга, Морт мәктәбе,
4нче сыйныф укучылары һәм ата-аналар.
Рәхмәтем бар
Әйтер сүзем, әйтер рәхмәтем бар
Әнием күк якын берәүгә.
Ә ул берәү — минем укытучым,
Аның кебек булмас берәү дә.
Еллар узган саен үткәнемә,
Балачакка кайта уйларым.
Бер күрәсем килә остазымны,
Бер урыйсым мәктәп юлларын.
Укытучым, җитез кулларыңда
Акбур берчак эшсез тормады.
Саннар тезде, матур сүзләр тезде,
Ап-ак юллар тезде — армады.
Изге синең күңелең, Укытучым,
Зур мактауга лаек хезмәтең.
Еллар үткән саен арта бара
Хезмәтеңә олы хөрмәтем.
Без өйрәндек синең ярдәм белән
Аерырга акны карадан.
Нинди генә һөнәр ияләре
Чыкмадылар безнең арадан.
Уңышларым күреп, миңа берәү:
«Өйрәтүче кешең кем?» — дисә,
«Укытучым!»– дияр идем, чөнки
Минем өчен Син гел — матур үрнәк,
Минем өчен Син гел — алиһә!
Галия ГАЙНЕТДИНОВА.
Казан.
Беренче укытучым
Хәрефләр яздырдың,
Тездердең иҗекләр.
Белемнең иленә
Ачылды ишекләр.
Кырыс та, назлы да,
Таләпчән, сөйкемле,
Укытучым, син минем
Әнием шикелле.
Сораулар яудырсак,
Җавабын табасыз.
Хөрмәтле кеше, Сез,
Сездән көч алабыз.
Алсу ӘХМӘДУЛЛИНА.
Казан,
78нче мәктәп,
6нчы сыйныф укучысы.
Бездән — чәчәк бәйләме!
Каршы аласыз Сез безне
Һәр көнне колач җәеп.
Җыелабыз Сезнең янга
Нәни чебиләр кебек.
Дәрес бер-бер артлы үтә,
Көн саен белем арта.
Сезнең белән бик күңелле,
Безнең Укытучы апа!
Өйрәттегез дөрес уйлап,
Туры юлдан барырга.
Сүз бирәбез Сезгә һәрчак
Кеше булып калырга!
Бәйрәм килә якынлашып —
Укытучы бәйрәме!
Бәхет сәламәтлек теләп,
Бездән — чәчәк бәйләме!
Зөһрә ӘХТӘМОВА.
Алабуга,
Морт мәктәбе,
4нче сыйныф укучысы.
Онытмабыз
Мин быел 5нче сыйныфка укырга килдем. Якты өметләр, яңа кичерешләр, яңа укытучылар, яңа дуслар...
Шулай да беренчедән дүртенчегә кадәр укыган елларым мәңге истә калыр. Сыйныф җитәкчебез Лилия апа Исмәгыйлева иде, без бик дус булдык, тырышып укыдык. Апабыз һәр уңышыбызга сөенде, күңелсезлекләргә көенде. Аның дәресләре һәрвакыт бик кызыклы, мавыктыргыч булды. Концертлар, спектакльләр куеп йөрүләр дә онытылмаслык иде. Лилия апабызга һәм Усали мәктәбенең барлык укытучыларына сәламәтлек һәм сабырлык телисе килә.
Искәндәр ШӘРИФУЛЛИН. Мамадыш