Минем өй - минем Республика
30 августта “Казан-Арена” стадионы янәшәсендә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырылган “Минем өй – Минем Республика” исеме астындагы мәдәният һәм аралашу паркы ачылды. Әлеге паркта төрле милләт халыклары культурасын, шул исәптән керәшен халкының гореф-гадәтләрен дә, чагылдырган палаткалар эшләде. Керәшеннәр палаткасының культура программасын Казаннан "Мишә буйлары", Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан "Нур" коллективлары оештырса, Чаллыдан сувенирлар ясау остасы Лидия Ломакина мастер-класс күрсәтте. Бәйрәмнең зур сәхнәсендә "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле чыгыш ясады.
Бәйрәмнән фоторепортаж тәкъдим итәбез.