"Әгәр 3-4 яшьлек баланың сөйләме камил булмаса, логопедка мөрәҗәгать итү мөһим"
Гаиләгә яңа кеше – бала тууга һәр бәхетле әти-әни аның беренче авазларын, беренче сүзен, сөйләшә башлавын зарыгып көтә.
Кайбер сабыйларның теле бик тиз ачылса, күбесе тиз генә сөйләшеп китә алмый, ягъни сөйләмендә тайпылышлар күзәтелә. Ни өчен төрле баланың теле төрлечә ачыла? Мондый очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә? Шушы һәм башка сорауларны укытучы-логопед Гөлнара Вәлиевага бирдек.
–Гөлнара Ринатовна! Иң элек “логопед” төшенчәсен ачыклап үтик. Сезнең хезмәт нидән гыйбарәт?
–Сөйләм үсешендәге тайпылышларны ачыклап, укыту-тәрбия чаралары ярдәмендә аларны төзәтү – логопедия дип атала. Гади итеп әйткәндә, логопед – сөйләм телендәге кимчелекләр өстендә эшләүче кеше ул. Мин 1997 елдан балалар бакчаларының уртанчылар төркеменнән башлап, һәр бала белән индивидуаль рәвештә үзенчәлекле һәм шул ук вакытта киңкырлы эш алып барам. Үземнең эш-тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: бүген һәр икенче баланың сөйләм телендә тайпылышлар күзәтелә, бу күренеш елдан ел арта бара. Үзем эшләгән “Кыңгырау”, “Шатлык” балалар бакчаларында 25-30ар бала логопед ярдәменә мохтаҗ. Һәр ата-ана 3-4 яшьтә баласының сөйләм теленә җитди игътибар бирергә тиеш. Шулай булмаганда сабыйның гомуми үсеше дә артта калырга мөмкин.
–Баланың сөйләм теле тиешенчә ачылмавына китергән сәбәпләргә тукталсагыз иде...
–Баланың аз сөйләшүе, гомумән сөйләшмәве яки сабыйларның теле авыр ачылуы – заманның яңа проблемасы. Сөйләмдәге кимчелекләрнең төп ике төрле (биологик һәм социаль) сәбәбен билгеләп була. Ана карынындагы яралгының төрле тайпылышлар кичерүе туачак баланың баш миенә үзенең эзен сала. Сөйләм кимчелекләре яралгыда йөклелекнең дүртенче атнасыннан башлап дүртенче аена кадәр барлыкка килә. Бу үзәк нерв системасы, аеруча сөйләм аппараты өчен җаваплы нерв авырулары белән, сулыш юллары, артикуляция органнарының эшчәнлегендәге тайпылышлар белән бәйле. Йөкле вакыттагы токсикоз, канның резус факторлары туры килмәве, вируслы авырулар , бала тугандагы травмалар һәм башка сәбәпләр сөйләм үсешен тоткарлый. Шулай ук бала тугач 1 яшькә кадәр төрле авырулары, ашказаны-эчәк инфекцияләре, аеруча баш мие ялкынсынуы – баш миендәге сөйләм үзәгенең үсешенә зыян сала. Әлбәттә, социаль сәбәпләрне дә кире кагып булмый. Моңа стресс һәм психологик киеренкелек, эмоциональ кичерешләрнең аз булуы, иң беренче чиратта, әти-әни белән аз аралашу керә. Ничек кенә булмасын, әти-әни бала сөйләменә игътибарлы булырга, күбрәк аралашырга тиеш. Балалар бакчалары тәрбиячеләре, башлангыч сыйныф укучылары еш кына балаларның сөйләм теле ярлы, сүзлек запасының аз булуын искәртәләр. Белгәнебезчә, бала кечкенә чакта авазларны дөрес әйтеп сөйләшми. Әти-әниләр дә еш кына нәкъ бала булып аныңча сөйләшергә яраталар. Сабый дөрес әйтелмәгән авазларга күнегә һәм үсә төшкәч тә дөрес әйтергә тырышмый.
–Әти-әниләргә баласының сөйләм теле өчен ничә яшьтә борчыла башларга кирәк?
–Бала тормышының беренче елы сөйләмгә әзерлек булса, икенче елында җитди үсеш күзәтелә. Ике яшьлек баланың сүзлек запасында якынча 200-300 сүз булырга һәм бала әлеге яшьтә 3-4 сүздән торган җөмлә төзергә тиеш. Үсешнең һәр чоры бик җаваплы һәм җитди. Әти-әни сабыеның сөйләменә, үз яшендәгеләр белән аралашуына нык игътибар бирергә тиеш. Әгәр 3-4 яшьлек баланың сөйләме камил булмаса, логопедка мөрәҗәгать итү мөһим. Бу яшьтән соңга калганда кимчелекләрне бетерү тагын да катлаулана.
Сабый 6-7 айлык вакытта ук кул чукларына массаж ясау да – сөйләм үсеше өчен шартлар тудыруның бер ысулы булып тора.
Әти-әниләр баланың сакаулыгын яисә кайбер авазларны камил әйтә алмавын бары тик тел белән генә бәйле дип ялгышалар. Ә чынлыкта төп сәбәп – баш миенең сөйләм өчен җавап бирүче ике үзәге эшчәнлеге белән бәйләнгән. Иң беренче төрле сигналлар аша әлеге ике үзәкне уяту мөһим. Моның өчен балада уңай эмоция тудыру, психологик халәтен ныгыту сорала. Иң элек эш артикуляцион (тел) гимнастика белән тел мускулларын ныгытудан башлана. Кимчелекләр берничә аваз әйтелешендә генә булганда бала белән шөгыльләнү 2 айдан 6 айга кадәр дәвам итә. Баланың гомуми сөйләм үсеше артта калганда хәтер, игътибар, уйлау, фикерләү дәрәҗәсе артта кала, кул чукларының аз хәрәкәтчәнлеге күзәтелә. Бу очракта логопедик ярдәм 2-3 елга сузыла.
– Кызганыч, еш кына тотлыгучы балалар белән очрашабыз. Тотлыгу ни сәбәпле барлыкка килә? Логопед тотлыгучы балаларга ярдәм итә аламы?
–Тотлыгу – сөйләм аппаратының төрле өлешләрендә тартышу барлыкка килү, гади итеп әйткәндә, тәнне көзән җыеру кебек халәт ул. Гадәттә 2-5 яшьтә, нерв системасы какшаган, җитди стресс (нигездә – нык курку) кичергән балаларда күзәтелә. Кызганыч, логопед ярдәме белән генә бу кимчелекне җиңү мөмкин түгел. Күп очракта невропотолог ярдәме кирәк була.
– Гөлнара Ринатовна! Сез сөйләмендә кимчелек булган балалар белән эшне иң элек нидән башлыйсыз?
Иң беренче группалардагы балалар белән аерым аралашып, төрле сораулар ярдәмендә телдәге кимчелекләрен ачыклыйм. Аннан баланың әнисе белән йөкле вакытны ничек кичерүе хакында әңгәмә корам, тайпылышларның килеп чыгу сәбәпләрен өйрәнәм. Әни кешегә бу хакта бөтен нечкәлекләрен, балага ниниди ярдәм мөһим икәнлеген аңлатам. Балалар бакчасында шөгыльләнү белән бергә, өйгә эшләр билгелим. Әти-әниләр дә әлеге алымнарның нәтиҗәлелеген аңлап эшләгәндә, балада алга китеш тиз күзгә ташлана. Озак вакыт, дәвамлы шөгыльләнү сорый торган очраклар да бар. Мин һәр балага шәхси якын килеп, психологик ярдәмнәргә таянып ярдәм итәргә тырышам. Хезмәтемне җиңел димәс идем, сабыйларның самими йөзе, әти-әнинең ихлас рәхмәте күңелемә рух, дәрт өсти.