Күңелләре һаман яшь
Октябрь ае җитү белән өлкәннәр декадасы башлана. Илебездә аларны хөрмәтләү йөзеннән төрле игелекле эшләр чоры старт ала.
Һәр ел традициясен дәвам итеп, Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылы китапханәсендә дә авыл өлкәннәре өчен әдәби-музыкаль кичә узды. Аны күп еллар китапханәне җитәкләүче Лидия Антонова оештырды. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, ул ел дәвамында әлеге типтагы кичәләрне еш уздыра, һәр бәйрәмне искә алырга тырыша, үзенең башкаларга хөрмәтен күрсәтә.
Авыл халкы, бигрәк тә әби-бабаларыбыз, аның үзләрен хөрмәтләп торуына ияләнеп тә беттеләр. Лида түтинең күңелләрен күрәчеген алар алдан ук белеп торалар. Ул оештырган бәйрәмнәрне дә көтеп алалар.
Бәйрәм кичәсенә кунак итеп чакырылган өлкәннәребез кичәгә үзләре үк хуҗа булды дияр идем. Җырлашып, тормыштагы кызык хәлләрне сөйләп, үткәннәрне искә алып утырдылар, хәтта үзләре язган шигырьләрне дә укыдылар.
Яшьләре олы булса да, күңелләре һаман унсигездә икән әле аларның. Гомер узса да, биттә җыерчыклар артса да, әби-бабайларыбыз әле картаерга бер дә ашыкмый, киресенчә, вакытка үч итеп үзләренең күпкә көчлерәк булуларын тагын бер кат расладылар.
Кичә керәшеннәрне башка халыкларга таныткан, мәдәниятебезне үстерүгә өлеш керткән артистларыбызга, җырчы, шагыйрьләребезгә багышланган иде. Аларның шигырьләрен укып, фикер алышып, җырларын искә төшереп, театраль рольләрне хәтердә яңартып бик күңелле вакыт уздырдылар. Шунысы да сөенечле: өлкәннәребез үз чорлары гына түгел, ә бүгенге заман җырчылары, җырлары белән дә таныш булуларын күрсәтеп, Аудый түтинең шигырендәгечә, ашка тозны онытылып берничә мәртәбә салуга да карамастан, заманадан артта калмауларын кат-кат искәрттеләр.
Әби-бабайларыбыз өчен мул өстәл табыны әзерләнгән иде. Быел олы юбилейларын уздырган өлкәннәребезне дә котлап үттеләр.
Кадерле кешеләребез бәйрәмнән һәрвакыттагыча кәнәгать киттеләр. Аларны сөендереп, күңелләрен күтәрү өчен әллә ни күп тә кирәкми. Кечкенә генә игътибар да җитә. Замана яшьләренең күбесе белән чагыштырганда, өлкәннәребезнең өстен булулары күзгә чагылды. Чөнки алар, әле һаман да тормыш белән бергә атлыйлар, җырларны да тыңлап, өйрәнеп баралар, китаплар укып, белем туплыйлар. Гомер буе язмышка бирешми яшәгәнне, хәзер генә җиңелергә уйламыйлар әле алар. Төрле яктан үрнәк булып торалар.
Шундый кичәләре белән өлкәннәрне олылаган Лидия Антоновага һәм мәдәният хезмәткәрләренә, һәрвакыт үзенең моңлы тавышы белән сөендереп торучы Татьяна Степановага, күңелсезләнеп утырырга ирек бирмәүче Сергей Новиковка, авыл халкы һәм үз исемемнән зур рәхмәтләремне әйтәсем килә.
Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрчак бер-беребезне сөендереп, кадерләп, аралашып яшик!
Надежда ТОКРАНОВА