Иң яхшы кетчупны Лаеш районында җитештерәләр

Казан май комбинатында җитештерелә торган “Mr Ricco“ кетчупы Беренче каналдагы “Контрольная закупка“ программасында җиңүче булды.
-Югары сыйфатлы продуктта яшелчә компонентлары күп, - дип нәтиҗәгә аңлатма бирә сынау үзәге эксперты Инна Сорокина. Безнең районда җитештерелә торган кетчуп үзенең көндәшләреннән – “Балтимор“, “Calve“, “Слобода“ һәм башкалардан алга чыкты.