Имәнкискәдә стела ачтылар

Бөек Ватан сугышы ветераннары мәңгелеккә китә. Аларның оныклары үз якташлары батырлыгын хөрмәт итә.
Имәнкискәдә мөһим вакыйга булды. 9 май көнне монда сугышта катнашкан авылдашлары – Бөек Ватан сугышыннан кайткач вафат булганнар исемнәре язылган стела ачтылар.

Алар истәлеген мәңгеләштерү идеясе Розалия һәм Фәнис Маликовларныкы. Авылдашлары инициативасын Чирпы авыл җирлеге башлыгы Радик Евдокимов яклаган.