Ташламалы язылу ункөнлеге

“Россия почтасы“ газета һәм журналларга ташламалы язылу ункөнлеге үткәрә.
Республиканың барлык почта элемтәсе бүлекләрендә 12 майдан 22 сенә кадәр 2016 елның икенче яртысы өчен газета-журналларга ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Район газетасы укучылары игътибарын шуңа юнәлтәбез: ункөнлектә “Кама ягы“на язылу бәясе почта китергәндә 550 сум торачак. Альтернатив язылу бәясе - 299 сум тәшкил итә. Район газетасына кулай бәядән язылу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.