Бүген Казанда Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты ачыла

Бүген Казанда Россиядә беренче тапкыр Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты ачыла. "Kazan-Arena" стадионында чемпионат ачылышына багышланган шоу-тамаша «Пилигрим» дип атала. Аңа республиканың 200гә якын артисты: вокалчылар, цирк, балет, синхрон йөзүдә танылган затлар җәлеп ителгән. Чемпионатны ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин катнаша. Зур спорт ярышында 190 илдән 2,4 мең спортчы көч сынашуы көтелә. Парадта Россия җыелма командасы башында ил әләмен синхрон йөзү буенча олимпия чемпионы Наталья Ищенко йөртә, ә спортчылар исеменнән антны йөзүче Яна Мартынова җиткерә. 24 июльдән 9 августка кадәр барачак ярышларда Россия җыелма командасы составында 12 Татарстан спортчысы чыгыш ясаячак.