Армия кул сугышы белән шөгыльләнүчеләр “имтихан“ тапшырдылар





Чаллыдан килгән педагогия фәннәре кандидаты, беренче категорияле тренер, 35тән артык фәнни-укыту методик эшләнмәләр авторы Александр Глазистов Әгерҗе яшүсмерләренең кул сугышы буенча осталыкларын тикшерде. Рөстәм Майоров шәкертләре якын дистанциядән сугу, сугудан саклану техникалары, акробатик күнегүләр, саклану күнекмәләре һәм башка төрләр буенча сынау уздылар.