Изге Болгар җыены кайчан була?

Ел саен уздырыла торган әлеге чаралар дөньяның төрле илләреннән җыелган мөселманнарның аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданына әверелде. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова билгеләп узганча, җыен һәм ифтарны лаеклы дәрәҗәдә уздыру өчен зур тырышлык куеп, ярдәмче буларак яшьләрнең катнашуы бик мөһим. Шуңа хәзерге вакытта волонтерлар исемлеге туплана.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан волонтерларга футболкалар, истәлекле бүләкләр тапшыру күздә тотыла. Волонтерларның яше чикләнмәгән. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.