Добавить новость
 
Горячие новости часа
Сегодня в Агрызе

Новости Агрыза — календарь событий, фактов, происшествий за день

Сегодня 18 мая 2026 года
Не в Агрызе?

Новости сегодня на 29ru.net

Новости от партнёров


Добавь свою новость бесплатно - здесь

Другие новости сегодня

Новости сегодня от Adwile

Әгерҗе районы терлекчеләрен нәрсә куркыта

Гадәттә, авыл хезмәтчәннәре, авыл тормышы турында язарга барганда кәеф күтәрелеп, сала кешесенең тырышлыгына, үҗәтлегенә сокланып кайтабыз. Ә менә “Яңа Акхуҗа“ бүлекчәсендәге фермада булганнан соң, күңелдә терлекчеләрнең киләчәге өчен борчу туды.

Без фермага килеп җиткәндә, сыер савучылар иртәнге эшләрен тәмамлап кайтып киткәннәр иде инде. Өйләренә ашыгучы ике сыер савучыны туктатып, хәл-әхвәлләрен сорагач, “ярыйсы гына“ дип җавап бирделәр, кәефләре юклыгына ишарәләп. Яшь кенә бу ханымнар белән саубуллашып, бозаулар фермасына кердек. Ферма мөдире Зөлфия ханым Галиева белән әңгәмәбез сыер фермасы, анда эшләүчеләр турында сөйләшүдән башланды.

–        Бүген безнең фермаларда 488 баш терлек бар. Шуның 200 башы – сыерлар. Хәзер бер сыердан нибары 2,6 литр сөт савабыз. Бу бик тә аз, әлбәттә. Декабрьдән сыерлар бозаулый башлый инде, шуннан соң савым артыр дип өметләнәбез.  

–       Ә ничә сыер савучы эшли? Яшьләр бармы?

–       7 сыер савучыбыз бар бүген: бертуган Ләйсәния һәм Лилия Баевалар, Гөлчәчәк Мөхәммәтшина, Зөлфия Каирова, Екатерина Гыйззәтуллина, Резидә Гәрәева, Раушания Шабаева. Резидә белән Раушания генә бишенче дистәләрен ваклыйлар, калганнары – яшьләр. Сыер савучы кызларыбызның күбесенең яшь балалары бар. Әнә, Катя 1 яшьлек баласын калдырып эшкә чыкты. Лилиянең дә баласына 6 гына ай әле.  Балаларны үстерер өчен акча кирәк бит. Тик менә хезмәт хакын август аена гына алдык әле. Сентябрь белән октябрьнеке кайчан булыр – билгесез. Ноябрьнең дә уртасына җитәбез бит инде, – дип зар-моңын сөйләп алды Зөлфия ханым.

–       Әнә, бозау караучы Гөлчәчәк Касыймованың да 5 баласы бар, дүртесе мәктәптә укый, берсе әле укырга да кермәгән, – дип дәвам итте ул.

Мин нәни бозаулары янында мәш килүче Гөлчәчәк ханым янына килдем.

–       Фермада эшли башлавыма 25 ел инде. Бозаулар каравыма ике генә ел әле. Эшемне бик тә яратам. Хезмәт хакым да яхшы иде, җәй айларында 20шәр мең чыкты. Ике елдан 50 яшем тула инде, аннан, биш бала әнисе буларак, бәлки пенсиягә дә чыгармын, законнар үзгәрмәсә... – диде Гөлчәчәк. 

Бу терлекчеләрне менә нәрсә борчый бүген. IV участокка караган “Нәүрүз“ ширкәте хезмәтчәннәрен ноябрь аеннан хезмәт хакын түләүнең яңа системасына күчерәләр. “Җитәкчеләребез: “Хезмәт хакын хозрасчет системасы нигезендә түли башлаячакбыз“, – диделәр. Безне җыеп аңлату эшләре алып барсалар да, әлегә күзаллавы авыррак“, – диде Зөлфия ханым Галиева. “Бездә сыер фермасы бетәчәк икән дигән имеш-мимешләр дә йөри“, – дип тә уртаклаштылар терлекчеләр. Менә шушы билгесезлекләр куркыта да инде бу ханымнарны. Чөнки күбесенең балалар үстерәсе, аларны аякка бастырасы бар бит...

ххх

Хезмәт хакын яңача түли башлауның нечкәлекләре хакында сөйләвен һәм башка проблемаларга ачыклык кертүен үтенеп, “Нәүрүз“ ширкәте директоры Ленар НУРГАЯНОВка мөрәҗәгать иттек.

–       Әйе, 1 ноябрьдән IV участокның терлекчелек тармагын хозрасчет системасына күчердек. 1 декабрьдән I участокны шундый ук язмыш көтә. II һәм III участоклар әлегә элекке система буенча эшләячәк. Тик бу  хезмәтчәннәрне кимсетү, кыерсыту өчен түгел, ә хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан эшләнә. Һәркем “көн узсын“ дип түгел, ә “булсын“ дип эшләргә тиеш. Тагын бер максатыбыз – хезмәтчәннәрне һәрнәрсәгә сакчыл карарга өйрәтү. Әлеге системага күчкәннән соң керем хезмәтчәннәр җитештергән продукция хисабыннан исәпләнәчәк. Бу очракта “Нәүрүз“ ширкәтендә төп продукция – ит һәм сөт. Чыгымнарга килгәндә, бу –  ягулык, электр энергиясе, терлек азыгы һәм башкаларны сатып алу өчен тотылган акчалар. Керем күбрәк, ә чыгымнар азрак булган саен хезмәт хакы да югарырак булачак. Әйтик, электр энергиясенә күпмедер экономия була икән, бу – хезмәт хакына өстәмә дигән сүз. Югыйсә, фермаларда кайчак көндезен дә ут сүндерелми, чөнки шулай күнегелгән. Ә үз өендә беркем дә алай эшләми бит. Озын сүзнең кыскасы, гади эшчедән башлап  участок директорына кадәр “бу – минеке бит“ дип, эшкә хуҗаларча карарга өйрәнергә тиеш.

Дөрес, яңа системага күчү җиңелдән булмас. Тик без күчү чорында да эшчеләрне хезмәт хаксыз калдырырга җыенмыйбыз. Хезмәт хакы дигәннән, 1 декабрьгә кадәр сентябрь ае өчен акчаларны түләп бетерергә планлаштырабыз.   

Хозрасчет системасына, иң беренче чиратта, “Яңа Акхуҗа“ бүлекчәсе караган IV филиалны күчерүебезнең дә җитди сәбәбе бар. Бүгенге көндә I һәм IV участокларда да 800әр баш савым сыер исәпләнә. Хезмәт шартлары бер үк төрле. Шуңа карамастан, I филиал хезмәтчәннәре октябрь аенда 194 тонна сөт җитештерде, IV филиалныкы – 133 тонна. Бу бит 61 тоннага кимрәк. Монда IV филиал җитәкчеләренә дә, хезмәтчәннәренә дә җитди уйланырга җирлек бар. 

Без бүген эшли торган фермаларны бетерергә җыенмыйбыз. Шулай да “Тирсә“, “Исәнбай“, “Яңа Акхуҗа“ бүлекчәләрендәге фермаларда киләчәктә ит юнәлешендәге үгезләр генә калдыру планлаштырыла. Ә менә “Биектау“, “Варкләд-Бодья“, “Бима“, “Пеләмеш“ бүлекчәләрендә сыер фермалары калачак.

Сүземне йомгаклап, шуны ассызыклыйм: без хезмәтчәннәргә лаеклы хезмәт хакы түләү яклы. Тик моның өчен һәр хезмәтчәннең үзеннән дә эшкә җаваплы караш булдыру, үзебез өчен дип намус белән эшләү таләп ителә. Әйтик, язгы чәчү чорында “Яңавыл“ бүлекчәсендә 100 мең сумга кадәр хезмәт хакы алучылар булды. Нигә башкаларга да шуңа омтылмаска...

Дания АБЗАЛИЕВА. 

Новости Татарстана

Популярные сегодня товары и услуги с доставкой в Агрызе и Татарстане

(что, где и как купить сегодня в регионе по интернету)

Проект "Today" (Сегодня в Агрызе) на портале today.29ru.net совместно с партнёрским сайтом 29ru.net представляет интернет-витрину популярных товарных интернет-предложений, доступных в Агрызе и других городах Татарстана, востребованных услуг, сервисов, новостных и медиа-продуктов напрямую от правообладателей и официальных компаний-продавцов. Более тысячи предложений в самых различных категориях: интернет-магазины, инфо-товары, финансы и кредитование, развлечения, игры, образование и работа, бесплатное интернет-телевидение и многое-многое другое.

Все самые последние, новые и актуальные гаджеты и товары - в рубрике "Интернет-витрина" и на страницах нашего путеводителя по модным интернет-магазинам одежды, обуви и аксессуаров для всей семьи, где представлены товары на самый различный вкус и кошелёк. Вся палитра брендов, новинок и распродаж в режиме онлайн с удобным поиском и сортировкой как по ассортименту, коллекциям, направлениям и ценам, так и по популярности на сегодняшний день. Настройте свою ленту товаров и смотрите только то, что Вам нравится.



Если Вы хотите добавить сайт с новостями Агрыза, напишите нам, и мы обязательно включим его в наш каталог, а если Ваш сайт транслирует городские новости в формате RSS, то, при желании, и в нашу ленту новостей.



Проект "Today" - региональные новости без купюр и цензуры. Все самые интересные случаи, события, факты, происшедшие в городе за день - в самой полной ленте городских новостей Агрыза сегодня. Ежедневно самая свежая и объективная информация из первых рук от местных, региональных и федеральных, известных и не очень первоисточников: сайтов, газет, журналов, обзоров на нашем портале Today.29ru.net. Читайте, комментируйте, критикуйте, возражайте, спрашивайте! Наши новости не оставят Вас равнодушными. Каждый день, каждый час - новости, новости и только новости!

Новостные порталы Агрыза

Mojgorod.ru

Официальный сайт Агрыза

Нет сайта
Нет сайта
Нет сайта
Нет сайта
Проект "Today" (Новости Агрыза) — обзорный новостной информационный интернет-проект web-группы 29ru.net. Календарь событий, фактов, происшествий за день в Агрызе и Татарстане. Всё, что случилось, произошло, привлекло внимание и заинтересовало в этот день в режиме online, а также ежедневный почасовой архив российских региональных новостей от Камчатки до Калининграда.



Точка зрения редакции может не совпадать с мнением авторов и публикуемыми авторскими статьями, материалами и комментариями. Мы всегда стараемся объективно представить полярные точки зрения по самым различным вопросам и темам, волнующим общество, и стараемся не ограничивать доступ к ресурсам, соблюдающим общепринятые моральные и законодательные правила и нормы. Для размещения Ваших новостных и публицистических материалов достаточно связаться с нами по контактам mail@29ru.net. Предпочтения отдаются материалам региональной и городской направленности и тематическим обзорам.

Спорт в Татарстане


Новости тенниса



Здоровье в Татарстане


Музыкальные новости

Новости часа в Агрызе и Татарстане

Топ-10 новостей в Агрызе (Татарстан) за сегодня на этот час:

Президент Татарстана Рустам Минниханов

Общество, политика, культура, бизнес


«Жёлтые» интернет-новости


Происшествия, юмор и курьёзы

Агрыз на Russian.city
Топ-10 новостей от партнёров: