Әгерҗедә 30 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 1-3 гыйнварда һава температурасы сизелерлек түбән төшәчәк.
Һава температурасы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә – 18-23, аязган вакытта 30 градус салкын булачак. 1-2 гыйнварда республиканың көнчыгыш чигендәге районнарда, димәк Әгерҗедә дә, 32-34 градуска кадәр суыта. Бу көннәрдә максималь һава температурасы – 16-22, 1 һәм 2 гыйнварда 25 градус салкын булачак. Шуңа күрә киенеп йөрегез. Югыйсә, салкын хәзер куып җитәр.