Әлмәттә бораулаучы эш урынында үлгән
Фаҗига “Бурение” җәмгыятендә булган.
ТР Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 4 февральдә бораулаучы ярдәмчесе эш барышында үзен начар хис итә башлый һәм егыла. Хезмәттәшләре чакырткан “ашыгыч ярдәм” килеп җиткәнче, аның гомере өзелә. Бу “Бурение”дә беренче очрак кына түгел. 23 гыйнварда һава линиясен опрессовкалау вакытында фаҗига булган иде – эретеп ябыштыручыны кайнар һава агымы коендырды.