Күпбалалы 34 яшьлек атаны сак астына алганнар
Әти кеше ике яшьлек кызын кыйнауда гаепләнә.
Азнакай районында яшәүче әлеге ир-ат исерек хәлдә кызына тавыш чыгарып уйнаганы өчен кул күтәрә. Узган ел ул алты яшьлек кызын кыйнаган өчен 3 ел да 1 айга шартлы рәвештә хөкем ителгән булган. Хәзер аңа карата тагын гаепләү чыгарылган.