Әлмәттә 73,2 % сайлаучы тавыш биргән
18.00 сәгатькә 81 меңнән артык әлмәтле тавыш биргән.
Бу хакта шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова белдерде. Әлмәт районында исә сайлаучылар 30135 не тәшкил итә, бу 80,32 % дигән сүз. Сайлаучылар саны буенча Борискино алда бара – 97,37 %. Сиренькино – 96,38%, Тайсуган – 93,86%, Иске Михайловка – 91,04%, Бишмунча – 90,85% тавыш белән шулай ук лидерлыкка чыккан.