Институтларны кушалар?!
Әлмәт нефть институтын КФУга кушу турында имеш-мимешләр таралган.
Төрле дәрәҗәләрдә тикшерелсә дә, әлегә бу мәсьәлә ахыргача хәл ителмәгән, дип тынычландыра КФУ ректоры Илшат Гафуров. Моның өчен кушылырга теләүче институтның гыйльми советының мөрәҗәгате кирәк икән. Аннары КФУның гыйльми советы нефть институтын үз составына алу-алмау турында соңгы сүзен әйтергә тиеш.