Еламас өчен елмаям
Район үзәк китапханәсендә дөм сукыр һәм начар күрүчеләр җәмгыяте (рәисеЗөфәр Зарипов) әгъзалары белән очрашу булды. Аны китапханәнең зурлар бүлеге мөдире Әлфия Галимова алып барды. Бик җылы очрашу булды ул. “Мәрхәмәтлек” үзәге җитәкчесе Руфия Баһаветдинова мөмкинлекләре чикләнгәннәргә нинди социаль хезмәтләр күрсәтелүе турында сөйләде. Проблемалар уртага салып сөйләшенде. Кичә җыр, музыка, нәфис сүз белән үрелеп барылды.