Илшат Нуриев укытучылар янында булды
Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев 5 декабрьдә инвалидлар декадасы уңаеннан Арча шәһәрендә яшәүче Ирина Петровна Смелова һәм Гөлфия Мөдәрис кызы Рамазанованың хәлләрен белде. Ирина Петровна 35 ел Арчаның 2 номерлы урта мәктәбендә физика укытучысы булып эшләде. Гөлфия Рамазанова Курса–Почмак авылыннан. Арча педагогика көллиятен тәмамлагач, Иске Масра башлангыч мәктәбендә укытты.