Так яралмасаң, так калмыйсың
Февральдә тугангамы, Минсәвирә кышны бик ярата. “Нәрсәсен яратасың шул кышның”, — диючеләргә: “Чисталыгын. Егылсаң, буялмыйсың”, — дип шаяртып җавап бирә. Салкын кышны яратса да, күңеле җылы, якты аның. Бәлкем, язмышының бер кырые китек булуы аны шундый иткәндер?! Менә Минсәвирә белән эшендәге кечкенә генә ял итү бүлмәсендә кара-каршы утырып, үткәннәрен барлыйбыз. Сөйкемле, чибәр ханым. 53 яше [...]