Хыялларның офыклары киң
Зиләне мин еш күрәм: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашкан бер генә чарадан да калмый, үзе катнашмаса, тамашачы булып, иптәшләре өчен борчылып, уңышларына шатланып утыра. Тирә–ягында һәрвакыт дуслары бар, кайчак кызып–кызып нидер сөйләшәләр. Әнисе дә гел кызы янында. Соңгы вакытта Зилә Сөнгатуллинаның уңышлары турында еш ишетеп, спортта үз урыны барлыгына шатланабыз. Фәрит Минхәиров җитәкләгән түгәрәктә бочче белән [...]