Илгиз белән Булат курайчылар бәйгесе җиңүчесе
“Күп тавышлы Татарстан” традицион музыка инструментларында уйнаучыларның Республика фестиваль-бәйгесе кысаларында Балтачта курай һәм кубызда уйнаучылар бәйгесе булды. Нәзир Фәхретдинов укучысы Илгиз Зыятов һәм Альберт Гайнетдинов укучысы Булат Дәүләтшин икенче урынны яуладылар.