Гармунчыларыбыз-Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе
Казан мәдәният һәм сәнгать университетында халык-инструменталь иҗатының “Яшь талантлар йолдызлыгы” VI Бөтенроссия бәйгесе булды. Анда Арча сәнгать мәктәбенең Заһидә Гайфуллина җитәкчелегендәге “Мирас” гармунчылар ансамбле чыгыш ясады һәм призлы өченче урынны алды.