Тәрбияче белән спектакльгә
12 декабрьдә сәнгать мәктәбендә узган җәмәгать тәрбиячеләре киңәшмәсендә аларга тәрбиядә булган балалары белән бергә мәдәни чараларга барырга тәкъдим ителде. Берничәсенә балигь булмаганнар комиссиясе сәркатибе Лилия Завялова 16 декабрьдә күрсәтеләчәк спектакльгә чакыру билетлары да тапшырды. —Мондый чараларга тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләрне җәлеп итү бик мөһим. Киләчәктә җәмәгать тәрбиячеләре белән очрашулар квартал саен узачак. Башкарган эшләр белән [...]