«IT-чемпион» бәйгесендә Яңа Кишет мәктәбе мобиль сыйныфка ия булды
Әлеге мәктәп укучысы Фирүзә Минҗановадан башланды барысы да. Тырыш кыз үзе теләп бәйгедә катнаша башлады. Авылдашларын электрон түләүләргә өйрәтеп савап җыю өстенә ул узган уку елында ноутбукка ия булды. фирүзәнең менә шул җиңүе мәктәп коллективын гына түгел, авылдашларны да кызыксындырды. Һәм коллектив күмәкләшеп бәйгедә катнаша башлады. Өстәвенә, быел бәйгедә берникадәр үзгәрешләр дә барлыкка килде — [...]