Радик Яруллин яңадан «Арча» телерадиокомпаниясенә кайтты!
Бер елгага ике тапкыр кереп булмый, диләр. Ничек кенә әле! Радик Рәкыйп улы Яруллин “Арча” телерадиокомпаниясе директоры булып өченче тапкырын эшли башлады. Аны, юк–бар сәбәпләр табып, бу вазыйфадан читләштергәләп тордылар. Әмма ул әйләнеп кайтуын белә. Чөнки бу дөньяда ахыргы чиктә барыбер гаделлек җиңә. Радик Рәкыйп улы “Арча” радиосын, телевидениесен үзе тудырды, үстерде, олы юлга хәер–фатиха [...]