Арчада баш мөхәррирләр киңәшләште
Арчада “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте филиалларының төбәк семинары үтте. Якын–тирә район газеталарының мөхәррирләре һәм аларның урынбасарлары җәмгыятнең 2017 елга кадәр үсеш юллары хакында сөйләште. Семинарны “Татмедиа”ның Коммерция департаменты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Равзиева алып барды. Шулай ук генераль директорның киңәшчесе Римзил Вәлиев та килгән иде, ул редакторларның, журналистларның фикерләрен, теләкләрен тыңлады, киңәөләрен бирде.