Арчада бер ир ит пешерәм дип үзе пешә язган
2 гыйнварда Арчада Вагизовлар урамындагы йортта бер ир-ат ит пешерергә уйлый, ләкин тәмле кичке аш ашыйсы урынга, ул әздән генә теге дөньяга олакмый кала. Яңа елны бик “яхшы” каршылаган күрәсең,салмыш ир газда ут булуын да онытып, йокларга яткан. Әле ярый күршеләре төтен исен сизеп МЧС чакыртканнар,юкса фатир хуҗасы да плитәдәге ит рәвешенә кергән булыр иде. [...]