Күлтәснең кибетчесе асылынып үлгән
3 гыйнварда күңелсез хәбәр килде: Күлтәс авылында 41 яшьлек кибетче хатын-кыз муенына бау салган. Ул Күпербаш авылында туып үскән. Күлтәс егетенә кияүгә чыккан. Мәрхүмәнең өч баласы калды, олы малае армиядә, кечкенә кызына 2 яшь. Ире, кайнанасы бар. Шунысы сәер, мәрхүмәнең бер парта артында утырган классташы да (егет булгач) асылынып үлгән булган. Әй, язмышлар…