Онытмыйлар сине, Гөлнара!
Казан аэропортында шартлаган самолетта һәлак булган Гөлнара Рәшитованың әтисе Айдар безнең районның Шурабаш авылыннан. Гөлнара кыска гына гомерендә якты йолдыз булып балкып калды. Ул шахмат буенча ике тапкыр республика чемпионы, башка бик күп бәйгеләр призеры. Арча шәһәрендә яшәүче шәхси эшмәкәр, үзе дә шахмат яратучы Марсель Хәлилов, менә икенче тапкыр инде Гөлнара Рәшитова истәлегенә турнир уздырды. [...]