АВЫЛЫМНЫҢ ЯМЬЛЕ КИЧЛӘРЕ яки Орнашбашта халык әнә шулай бәйрәм итә белә
Яңа елга да аяк бастык. Быел кәҗә елы. Ә ул үзенең яңалыклары, бәхетләре белән генә безне сөендерсә иде. Мул, тыныч, игелекле елда яшәргә язсын! Әнә шундый изге теләкләр авылыбызда бәйрәм хөрмәтенә куелган кичәдә күп тапкырлар кабатланды. Авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт бу юлы да үзенчәлекле, кызыклы булды. Уены да, җыр-биюе дә, көлкесе, алкошлары… – һәммәсе үз [...]