Җырчы якташыбыз Рәфинә Ганиуллинаның улы туды!
Әнисе Зөлфия Ганиуллина белән сөйләштек. Ул болай дип сөйләде: — Биш кызның иң олысы – Рәфинә. Узган ел Башкортстанда туып—үскән татар егете Рәзил Камаловка кияүгә чыкты. Кияү фамилиясен алса да, концертларда Ганиуллина булып йөри. Бергә концертлар куялар. Киявебез бик акыллы, тәртипле кеше. Баянда уйный, җырлый да. Рәфинә борынына җиткән авыры белән концерт та куеп йөрде. [...]