Сигездә сикертә
Кышның үз матурлыгы бар. Бүген иртәдән кояш чыкты, сәгать 9лар тирәсендә ике ягында берәр салават күпере барлыкка килмәсенме! “Кыш көнендә пешкән чиям дидең” дигән җыр юлларына бер дә аптырыйсы юк. Әнә безнең күршенең алмагачынла алмалар гыйнварда да кызарып утыра! Салкын (Күпербашта 33 градус иде), әмма көннәрнең язга таба авышуы күңелләрне җылыта. Гыйнварның 20ләрендә көн озынлыгы [...]