Ана капиталы артты
Ана капиталы турында кызыксынучылар күп. Шул уңайдан Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек. — Рузия Илсуровна, 2015 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күпме булды? — Узган ел ана капиталы 429 мең 408 сум 50 тиен иде, быел ул 453 мең сум 26 тиен булды. Барысы 5,5 процентка артты. [...]