Яшь хатын нигә бу көнгә калган?
Буш вакыт булганда Мөхәммәт Мәһдиев китапларын кулга алам мин. Бүген – ял көне, урамда 28 градус салкын, диванга кырын ятып китап укудан да яхшы нәрсә юк. Мөхәммәт абый әсәрләрен ничә кат укысаң да кызыклы, гыйбрәтле. … Сугышның авыл өчен иң авыр кырык өченче, кырык дүртенче еллары. Гайнелвафа дигән хатын дүрт баласының тамакларын туйдыра алмый азаплана. [...]