Арчада яңа йортлар кайда төзеләчәк?
2015 елда районда 27 мең кв. м торак төзү планлаштырыла. Әлеге күрсәткеч, беренче чиратта, түбәндәге программалар ярдәмендә үтәләчәк: 1) Авария хәлендәге йортларда яшәүче гражданнарны күчерү өчен барлыгы 30 йорт төзергә кирәк. Аларның 8 узган ел төзелә башлады. Әлеге юнәлеш буенча эш 2015 елда тәмамланырга тиеш. Моннан тыш, авария хәлендәге муниципаль торак фондында яшәүчеләрне күчерү [...]