Динозаврны күргән Рамил үзен ничек хис итә
Югары Атының 1нче сыйныф укучысы Рамил Мөхәммәтгалиев динозавр күргән, дип язган идек инде. Бүген ул үзен ничек хис итә икән? Әнисе Альбина ханым белән шул турыда сөйләштек. Сүзне баштан башлыйм әле. Узган ел республиканың Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» проекты старт алды. Республиканың барлык беренче сыйныф укучыларына әлеге бик матур, төсле көндәлек [...]