Дәүләт автоинспекциясе хезмәтләре өчен дә дәүләт пошлиналары күпкә арткан
2015 елның 1 гыйнварыннан Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе салым кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә дәүләт автоинспекциясе тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләр өчен дә дәүләт пошлиналары күләме артты. Хәзер автотранспортны теркәгән өчен 2850 сум (элек ул 2000 сум булган), техник чара паспорты (ПТС) белән автотранспорт чарасын теркәгәнгә 3300 сум (2300 сум булган), мототранспорт чарасын һәм тагылма арбаларны (прицеп) [...]