Президент Путин Хәсәншәехта яшәүче Рәис абыйга котлау хаты җибәргән
Озын гомер биргән очракта һәр туар таңны үз аягыңда каршы алырга язсын, диләр өлкәннәр. Чыннан да, сәламәтлегең булганда, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың кадерләп, кайгыртып торганда нигә яшәмәскә? Ходай биргән гомернең кадерен белеп, һәр туган көнгә сөенергә кирәк. -Аллага шөкер, тормышым бик яхшы. Балаларым бик тәртипле булды. Хөкүмәтебез кайгыртып тора. Район үзәгеннән фатир бирделәр. Хәзер анда гаиләсе [...]